Йөрәгемне аңла

Матур сүзләр беләм яратканың,
Нинди генә сүзләр табыйм соң?
Сүзсез аңлап кара йөрәгемне —
Күңелем бит сөйли барысын.

Түзем бул, егет!

Күзләремә туры карадың:
— Бергә булыйк, — дидең, — гомергә!
Мин назландым, уйлап җавапны,
Син теләдең тизрәк белергә.

Сөйләмә мәхәббәт турында

Сөйләмә син миңа
Мәхәббәт турында,
Ышандыр иң элек талларны.
Ә миңа тал сөйләр аннары, —
Ышандыр иң элек талларны.

Сөйгән ярыма

Сусаганда челтер чишмәм булдың,
Касәләрем мөлдерәтеп тордың.
Күңелемдәге бозны эреттең син,
Хыялларым булып ирештең син.

Соңлама!

Күңелемдә нурлар, дәртле моңнар —
Йөрәгемне дөрес аңла да,
Гомер язым шау чәчәктә әле —
Сөйгән ярым, кил син, соңлама!

Сиреньнәр (беренче вариант)

Сиреньнәр чәчәге шикелле
Син һаман яшәреп торасың.
Хуш исләр таратып хәзер дә
Гомерем юлыннан барасың.

Синең белән рәхәт

Ай-йолдызлар бүләк итмә әле,
Нурын сипсен алар күпләргә.
Мәхәббәтең, назлы карашларың
Алып менсен мине күкләргә.