Гашыйк бул син миңа тагын бер

Офыкларны нурлап балкып киткән
Салават күпере күк бу гомер —
Көннәрне серле итәм дисәң,
Гашыйк бул син миңа тагын бер.

Гаепләмә

Хатлар язам сиңа, хатлар язам
Әллә барып җитә, әллә юк.
Җавап көтәм, һаман дулкынланам
Күңелемдә бер дә тынгы юк.

Бәхет кошым (бишенче вариант)

Бәхет кошым, еракта син,
Тик шулай да йөрәктә син.
Исән генә булсын дигән
Теләктә мин, теләктә мин.

Бәхет кошы (өченче вариант)

Колагымда чыңлый әле булса,
Күңелемдә калды сакланып: —
Мин барыбер сиңа бәхет бирә
Алмас идем, — дидең, акланып.