Икәүләшеп бергәләшеп
Язын килгән хисләр, синең нурлы күзләр,
Шушы якты кичтә мине уйлата.
Сине төштә күрсәм, чәчәк ата галәм,
Мәхәббәттә дәва бармы дөнъяда.
Язын килгән хисләр, синең нурлы күзләр,
Шушы якты кичтә мине уйлата.
Сине төштә күрсәм, чәчәк ата галәм,
Мәхәббәттә дәва бармы дөнъяда.
Безнең назлы мәхаббәткә
Чәчәкләр дә баш ия.
Шул назлардан күңел үсә,
Җиде күккә баш тия.
Таңда сөләдем серемне
Күзен ачкан гөлләргә.
Җил булып сибелсен хисем,
Барып җитсен сөйгәнгә.
Елмаеп карале бер генә,
Күзеңнән очкыннар сибелсен.
Терелсен яралы күңелләр,
Яктылыкка җаннар күмелсен.
Башка беркем кирәк түгел,
Мин бәхетле синең янда.
Әй сөеклем— асыл кошым,
Дөнья матур син булганга!
Җәйләүләрдә көтү куды Гөлмәрьям,
Гөлләр өзде бер бәйләм Гөлмәрьям,
Күзләрендә чаялыгы чаткысы,
Йөзләрендә таң нурының яктысы,
Күзен алмый кулындагы гөлләрдән.
Берчә татлы йокылардан
Уятыр төсле булам,
Берчә чәчләреңнән сыйпап
Юатыр төсле булам.
Гөлләр алдым, суга салдым,
Агып китте гөлләрем.
Аккан сулар кебек яшьлек
Үтәр диеп белмәдем…
Чын мәхәббәт юк димә син.
Ничек инде булмасын.
Сүндерергә ашыкма син
Күңелеңнең кояшын.
Син — күктә яшәр йолдыз,
Айдан үзеңне көнләшәм.
Сөюемнән моңнар үреп,
Айдай тулып, мин эндәшәм.