Килерсеңме

Килерсеңме икән — килерсеңме?
Күзләреңә генә карар идем.
Тел тибрәтеп бер сүз әйтмәсәң дә,
Аңлар идем сине, аңлар идем.

Килмә, җаным, каберемә

Каберемә тагын чәчкә алып,
Нигә килдең инде, сөйгәнем?
Чәчәкләргә тере җаннар мохтаҗ,
Ә мин, җаным, күптән үлгәнмен.

Кал янымда (беренче вариант)

Күзләреңә карап уйга талам,
Карашыңда наз һәм моң гына.
Сине уйлап таңны каршы алам,
Елмаюың шифа җаныма.