Каберемә тагын чәчкә алып,
Нигә килдең инде, сөйгәнем?
Чәчәкләргә тере җаннар мохтаҗ,
Ә мин, җаным, күптән үлгәнмен.
«Көтәм…» дидең, көттең, рәхмәт сиңа.
Үтәдең син биргән антыңны.
Килмә башка, зинһар, каберемә.
Синең янга төштә кайтырмын.
Оныт мине, зинһар, булдыралсаң,
Үлгәннәрне булмый тергезеп…
Кичер мине, кичер, кайталмадым
Батыр солдат булып җир гизеп.
«Көтәм…» дидең, көттең, рәхмәт сиңа.
Үтәдең син биргән антыңны.
Килмә башка, зинһар, каберемә.
Синең янга төштә кайтырмын.
Бүтән килеп йөрмә каберемә.
Башка егет булсын җан ярың.
Син бәхетле булсын өчен беркөн
Тамды минем, җаным, ал каным.
«Көтәм…» дидең, көттең, рәхмәт сиңа.
Үтәдең син биргән антыңны.
Килмә башка, зинһар, каберемә.
Синең янга төштә кайтырмын.