Көт әле, дисең

Аңлый алмыйм мин, аңлый алмыйм мин —
Әллә сөясең, әллә сөймисең?
Уза гомерләр, уза гомерләр,
Көт әле, дисең, көт әле, дисең.

Күрше кызы

Күршедә яшисең,
Эндәшәм дәшмисең,
Күреп кенә калам синең көлүеңне.
Син генә уемда,
Сер генә син миңа,
Бер күз сирпеп җилкетәсең күңелемне.
Күрәсеңме, күргәнеңне күрәм,
Минем уйлар синең уйда әле.
Яратмаган булып яраттырып
Әйдә, кылан, әйдә, уйна әле!

Кышкы чия

Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына
Күзләремдә ай һәм йолдыз нуры,
Бөтереләм хисләр кочагыңда.

Кырау алды сөю гөлләрен

Кырау алды сөю чәчкәләрен,
Терелерме икән бу гөлләр?
Яшәрергә күпме вакыт кирәк,
Төзәлергә әрнү күңелләр.

Китмик әле яшьлек иленнән

Еллар да һәм гасырлар да уза,
Картаябыз без дә, дисеңме?!
Ә мин бер дә картаймыймдыр кебек,
Яшәрәмдер генә шикелле.