Тулган ай

Елгалар актылар ташып,
Ай булды сөюгә шаһит,
Аңа ачтым мин йөрәк серемне…
Вәгъдәләр биреп гомергә,
Бик бәхетле идек, нигә
Югалттым, иркәм, мин сине?

Тау җиләге

Тау буенда йөрдем җәен,
Тау җиләгем эзләдем.
Таптым үзем бер дигәнен,
Таптым, ләкин өзмәдем.
Җиләкләр пешкән икән
Алланып төшкән икән.
Җиләк кебек бу кыз бала
Кайларда үскән икән?

Оныклар

Сизми калдык, кай арада
Үсеп җиткән балалар?
Орчык хәтлем иделәр бит,
Өрлек кадәр булганнар.
Үзләре дә инде хәзер
Әткәй-әнкәй булганнар.

Ник туйдырмый икән?

Үбә үбә, чәчләреңнән сыйпап,
Иркәләми икән куенында,
Утларында яндыра да икән,
Бозларында туңдыра икән,
Утларында яндыра да икән,
Әй усал да икән бу дөнья.

Җәйнең матур аяз таңнарында

Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында;
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.

Язлар булып кил син

Карлар явып китте,
Кышлар инде җитте —
Кыр казлары очты күлләрдән.
Йөрмә янып-көеп,
Гөлләр сулды диеп,
Язлар яме янсын күзләрдә.

Чәнечкеле гөлем

Чәнечкеле гөлем
Чәчәк ата төнен,
Тәүлек кенә аның гомере.
Күзен күккә төбәп,
Шатлык моңын көйләп,
Сүнә чәчәк, сүнә тилмереп.