Иделкәем (беренче вариант)

Иделемә төшеп сулар алам,
Иделләрдән чиста сулар юк.
Җан сөйгәнне көтеп яшим һаман,
Күңелемдә башка уйлар юк.

Заман җилләре

Дуслар, яшьлек дуслар,
Нәрсә булды безгә
Йөрәкләрдә җылы калдымы?
Әллә заман җиле
Безнең җаннарга да
Эремәслек бозлар салдымы?!

Гомерем үтәр иңде

Бер сагыш тоямын да,
Бар эшне куямын да,
Үткәннәргә кире кайтып
Йөримен… хыялымда.
Һәм шуны күрәм ачык:
Син һаман вак-вак басып,
Ромашкалар арасыннан
Барасың ераклашып…

Бәхетемне эзлим

Гомерем буе көткән
Бәхет гөлен таптым,
Җылы җәйләр үткән, алда көз.
Гомерем көзе җиткән,
Инде нишлим икән,
Киңәш бирче, әйтче берәр сүз!..

Чаптарым

Нинди язмыш безне көтә икән?
Кая чаба икән чаптарым?
Аргамагым эзләп чаба төсле
Бер кайгысыз колын чакларын.
Аргамагым чаба, һаман чаба, —
Тирә-юньдә бары ут кына…
Берәүләргә алтын, алтын яңгыр ява,
Алтын ирләр яуда, яуда ятып кала…
Юллар илтә безне упкынга.

Мәмдәлем

Ерак киткәннәр ерак йөргәннәр
Туган авылын төштә күргәннәр
Урман артында ямьле төбәктә
Салкын суларың дәва йөрәккә