Кайсы якта үстең, гөлкәем?…

Шул тиклем дә мөлдер-мөлдер итеп
Мәхәббәтле бага күзкәең,
Саф мәхәббәт чишмәләрен табып,
Су эчтеңме әллә, гөлкәем?

Гөлләремә

Онытсаң да мине, гөлләремә
Су сибәргә берүк онытма.
Күзләреннән нурлар (кояш) тамган (янган) чакта,
Яшь тамызма, иркәм боекма.

Бөгелә талым

Яшьләй кердең йөрәгемә,
Өзелеп сөйдем мин сине.
Тик мин ялгышканмын икән,
Алыштырдың бит син мине.
Ятлар биргән алсу чәчәк
Түшләреңә син кададың.
Мине генә сөям, дидең.
Күзгә карап алдадың.

Ак бәхет теләрмен

«Башка берәү булгач уйларымда,
Бөтенләйгә кит син!» — диямен.
«Ак бәхетләр теләп, юлларына
Ап-ак ромашкалар сибәрмен.
«Ә ул кайда?!» — дигән дусларыма:
«Яратмый ул мине!» — диярмен.

Җиңгиләр

Сөйкемле дә, гаҗәп шәфкатьле дә,
Безнең яклардагы җиңгиләр.
Юкка мени алар инсафлыгын
Алан гөлләренә тиңлиләр.

Хатынга булмый ярап

Тәмәкене тартмадым, тартмадым,
Эчә идем — ташладым, ташладым. Эх!
Ах, шулай да эш харап:
Хатынга (бичәгә) булмый ярап.

Еллар, еллар

Еллар, еллар, искән җилләр сыман,
Аккан сулар сыман узасыз.
Түрегездә йөрдем, үрегезгә мендем,
Инде миңа нәрсә кушасыз?