Туган җирем (беренче вариант)

Чияле тау…Юкә урманы…
Бәпкә үлән баскан урамы…
Кышкы көннең салкын бураны…
Мин шушында, дуслар, туганмын.
Шушы җирне, шушы һаваны
Иң тәүбашлап күргән күзләрем.
Шушы җиргә пичәтләнеп (яргаланып) калган
Кеп-кечкенә тәпи эзләрем.

Күп җирләрне иңләп-буйладым,
Тик шулай да урау юлларым,
Юлларымнан бигърәк уйларым
Шушы җиргә мине тарталар.
Ул коткарыр, ул арчалап калыр,
Бәлә-казаларга юлыксам.
Кеше диеп мине йөретмәгез
Шушы җирне әгәр онытсам.

Туган җирем — Татарстан

Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан

Туган як кичләре

Бер кыз микән, бер кош микән,
Сайрый, сайрый өздереп.
Баян микән, тальян микән —
Уйный, уйный сыздырып.

Туган йортка

Авылыма кайтсам, капкам бикле,
Нигеземә үскән кычыткан.
Моңсу йозак моңсу караш белән
Көтә микән мине бик күптән?

Туган йортым (беренче вариант)

Туган йортым алтын сарай түгел,
Юнып салган әткәй куллары.
Шушы йортның шушы тупсасыннан
Башландылар минем юлларым.

Туган бусагадан башлана

Җирдә кеше бик күп юллар уза
Диңгез кичә, утка ташлана,
Тик онытмыйк шул юлларның башы
Туган бусагадан башлана!

Туган авыл (беренче вариант)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.