Кошлар китә (беренче вариант)

Туган җирен ташлап кошлар китә,
Һаваларда кала сагыш-эз.
Сагышларны җиңгән изге җаннар
Туган җирнең бетмәс яме сез.

Киң Уралым

Туган җирем — киң Уралым, Уралым,
Үсеп буй җиткән җирем, һай, җирем!
Табигатең — сокландыргыч, Башкортостаным минем,
Табигатең — сокландыргыч, Башкортостаным минем.

Сагындырдың иркәм

Сагындырдың, иркәм,
Көтәм сине,
Күз нурымны сибеп җан-якка.
Уйланамын, нигә кайтмый, дип,
Тагы калып кайгы-сагышка.