Тыныч йоклый микән үлгәннәр?

Тыныч йоклый микән үлгәннәр,
Аларга бит җилләр кагылмый?
Баш очында болыт агылмый,
Калкан чакта язгы үләннәр, үләннәр.

Өметемне өзмимен

Фаный дөнъяларга туа кеше
Тик бәхете булмый тигездән.
Береү бәхет капкаларын ачcа,
Икенчесе сыктый сагыштан.

Агыла болыт

Агыла да болыт, ай, агыла,
Өйкем — өйкем булып кабарып.
Шул болытка текләп карый торгач,
Ни өчен соң әле капыл гына
Зиһеннәрем китте таралып?