Буразналар
Җырлар җырлап кырга чыгам
Таң сызылган сәгатьтә,
Йөрәк соң ничек йокласын,
Кошлар йокламый хәтта.
Җырлар җырлап кырга чыгам
Таң сызылган сәгатьтә,
Йөрәк соң ничек йокласын,
Кошлар йокламый хәтта.
Уйнадык без, күп уйнадык
Уенчык атлар белән.
Хәзер инде уйнар идек
Тере, чын атлар белән.
Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп,
Өйрәткән энесенә:
Җырлый-җырлый чыгам язгы таңда
Хәтфә кебек, Идел кыр сымак.
Иртән сайрый сабан тургайлары,
Җылы бирдең минем җырыма.
Көн саен берәр кыз белән
Таныша кайберәүләр.
Мәхәббәт эшендә шулай
Ярыша кайберәүләр.
Җәйге ямьле басуларда
Бик ямансу кичләрен.
Җәйге кичтә яратам мин
Кырда арыш исләрен.
Йөрсәң Идел буйлап,
Бергә чакны уйлап,
Сагынып үткәннәрнең барсын да.
Мин, әверелеп ярсу дулкынга,
Килеп баш иярмен каршыңда.
Тагын күрешергә булсын,
Хушлашмый китәм.
Искә алып бер җырларсыз,
Җыр бүләк итәм.
Сөйгән ярың булалмадым,
Үтеп китте бу гомер.
Дус-ишләрем күп булса да,
Кем кадерен кем белер?..
Өй артыгыз гөлбакча,
Җиләге пешкән-пешкән.
Җиләк арасында сайрый —
Сандугач очып төшкән.