Әй егетләр, егетләр!..

Көн саен берәр кыз белән
Таныша кайберәүләр.
Мәхәббәт эшендә шулай
Ярыша кайберәүләр.

Әй егетләр, егетләр,
Танышасыз бик җиңел.
Көн саен алмаштырырга
Кызлар пирчәткә түгел.

Чәчәк дип үрелә алар,
Һавадагы йолдызга.
Чәчәк бир син, вәгъдә бирмә,
Көн саен берәр кызга.

Әй егетләр, егетләр,
Танышасыз бик җиңел.
Көн саен алмаштырырга
Кызлар пирчәткә түгел.

Бөркетләр бөркет булалар,
Кыяга кунса гына.
Егетләр егет булалар,
Вәгъдәле булса гына.

Әй егетләр, егетләр,
Танышасыз бик җиңел.
Көн саен алмаштырырга
Кызлар пирчәткә түгел!..

Оставьте комментарий