Дуслар белән

Шатлыкларны тыныч (шашып) каршыладым,
Кайгыларны яшьсез күтәрдем.
Яннарымда дуслар булгангамы,
Тоймаганмын еллар үткәнен.

Учларыма сал син йөрәгеңне

Ниләр булды икән сиңа, ниләр,
Калтыранып үксеп елыйсың?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Кулларымның тойсын җылысын.

Соңладың (беренче вариант)

Күңелем түрендә хәзинә,
Мең төрле чәчәкләр түтәлдә.
Син саксыз кагылып, өзгеләп
Илттең шул аларны бүтәнгә.

Сагыну сере

Күңелем түрендә,
Серле тойгы бар.
Урман, кошлары,
Талы, күле бар.
Балачак иленең,
Авазы түгелме.
Юксыну биләде,
Нигәдер күңелемне.

Мәхәббәт урманым (Тынгысыз мәхәббәт урманым)

Шауладың, мәхәббәт урманым,
Нинди наз-моңнарга уралдың?
Бар дөнъя уянды сискәнеп,
Күңелем тынлыгын урладың.

Килдең дә син киттең сөйгәнем

«Син язмышым!» — дидем,
Килеп башым идем,
Белмәгәнмен сагыш көткәнен.
Йөрәктә ут-ялкын,
Янымда юк якын,
Килдең дә син киттең, көткәнем.