«Син язмышым!» — дидем,
Килеп башым идем,
Белмәгәнмен сагыш көткәнен.
Йөрәктә ут-ялкын,
Янымда юк якын,
Килдең дә син киттең, көткәнем.
Соңлаганмын икән,
Язмышымда бүтән,
Син бер дигән идем көткәнем.
Син хыялым минем,
Бердән-берем минем,
Килдең дә син киттең, көткәнем.
Гомер буе көтеп,
Күпме юллар үтеп,
Сизмәгәнмен еллар үткәнен.
Ярты җаным нишләр,
Табылырмы ишләр?
Килдең дә син киттең, көткәнем.