Гомер җитмәде (Нидер җитмәде)

Икебез икегә, икегә бүленгән,
Калганбыз язмышның ике ярында.
Исеңә төшермен, ничекләр тузәрсең,
Шул кадәр өзелеп сагынган чакта!

Бәхет юлы

Кирәк түгел көндә чәчәк биреп,
Көндә сине «Яратам!» дип тору.
Мөһим, саф һавадай, эчәр судай,
Бер-береңнең кирәклеген тою.

Бер күрүдә гашыйк булганнар

Безгә, иркәм, кавышмастан элек
Бәхетсезлек юрап куйганнар:
Тиз сүрелә, тиз суына, имеш,
Бер күрүдә гашыйк булганнар.

Бер гомер аз

Бер гомер аз, сине яратырга,
Тик карашлар белән озатырга.
Мәңгелеккә йөрәгемә кердең,
Мәхәббәтең белән елатырга.