Буран (беренче вариант)

Минеке бу буран, минеке…
Еласын-дуласын, мин аны
Ходайдан сорадым, түзәрлек
Хәлләре калмагач җанымның…

Минеке бу буран, минеке!
Кермә, син, чыгалмас башкаем,
Кермә, син, сөюем кабынган —
Елларны буранга ташладым.

Юлларга чәчләрем көярлек,
Чыгам да, ялан баш йөгерәм…
Минеке бары тик бу сөю,
Минеке, минеке бу буран!

Минеке бу буран, минеке!
Кермә, син, чыгалмас башкаем,
Кермә, син, сөюем кабынган —
Елларны буранга ташладым.

Алып китәр әле буран минем сагышларымны,
Сиңа илтеп кушар төсле минем язмышларымны…

Оставьте комментарий