Бәхет икән

Бәхет икән.
Йөрәгеңдәге җылыңны,
Бүлеп бирер кеше булу, бәхет икән.
Бәхет икән.
Бәхет күлләрендә икәү,
Пар аккошлар булып йөзү, бәхет икән.

Бәхет икән урамнарны,
Ялгыз түгел, парлап үтү.
Сөйгән кеше белән яшәп,
Аның белән тормыш көтеп.
Вакытлыча киткәндә дә,
Кайтуыңны сагынып көтү.
Сагынып яшәр кешең булу,
Бәхет икән, бәхет икән.

Бәхет икән.
Ят көзләрне бергә үтү,
Ак карларны бергә күрү, бәхет икән.
Бәхет икән.
Бураннарда, салкыннарда,
Авырлыкта бергә түзү, бәхет икән.

Бәхет икән урамнарны,
Ялгыз түгел, парлап үтү.
Сөйгән кеше белән яшәп,
Аның белән тормыш көтеп.
Вакытлыча киткәндә дә,
Кайтуыңны сагынып көтү.
Сагынып яшәр кешең булу,
Бәхет икән, бәхет икән.

Бәхет икән.
Кичләрдә каршылап икеү,
Таңнарда бергә уяну, бәхет икән.
Бәхет икән.
Бәхет турында уйлауда,
Мин бәхетле дип җырлауда, бәхет икән.

Бәхет икән урамнарны,
Ялгыз түгел, парлап үтү.
Сөйгән кеше белән яшәп,
Аның белән тормыш көтеп.
Вакытлыча киткәндә дә,
Кайтуыңны сагынып көтү.
Сагынып яшәр кешең булу,
Бәхет икән, бәхет икән.

Оставьте комментарий