Яннарымда әгәр син булмасаң

Чәчлремне йомшак җилләр сыйпый,
Ул җилләрдә синең назларың,
Йөрәгемә яңа сулыш бирә,
Синең бүләк иткән язларың.

Ялгызлар

Зәңгәр күктә болыт елгалары,
Ага-ярлары булмаса да,
Күп кешеләр (бик күпләре) яши бу дөньяда,
Сөйгән парлары булмаса да.

Чәчәк бирәм сиңа…

Чәчәк бирәм сиңа,
Тик сине мин
Чәчәкләргә генә тиңләмим.
Нәфис тә син,
Гүзәл дә син гөлдәй,
Тик чәчәкләр кебек шиңмә син.

Чигүче кыз

Чигүчы кыз сиңа ни булды,
Күз тидеме әллә үзеңә?
Нигә-нигә бүген җипләрең
Йә чуала, йәки өзелә.
Туры килми энә күзенә.

Ерактагы якын кешемә

Таулар сере — синең ачкан серләр,
Таулар керә минем төшемә.
Күңел күзем һаман сиңа карый —
Ерактагы якын,
Ерактагы якын кешемә.

Күңелләрдә урын тармыни

Язмыш уртак була кошлар бергә
Бер ояда тормыш корганда.
Хәтер калдырулар нигә кирәк
Матур көннәр туып торганда.