Зәңгәр күз (икенче вариант)

Зәңгәр күзең, күз керфегең
Тибрәндәреп карама.
Күз карашың ук шикелле
Йөрәгемә казала.
Зәңгәр күзләр, бөдрә чәчләр —
Алар безгә тиң түгел.
Тиң түгелен мин дә беләм.
Өзлеп сөя яшь күңел!

Гәрәбә

Сары-сары гәрәбә,
Ярдан түбән тәгәрә,
Су төбендә калтыра,
Йолдыз булып ялтыра.
Сары-сары гәрәбә,
Югалмасмы әрәмгә?
Егет биргән муенса,
Нәрсә икән уенда?

Гүзәлгә җыр

Тын кич булып, хуш ис булып кердең, 
Тын җил булып истең күңелгә. 
Алар миңа гомерлекә микән, 
Әллә микән бары бүгенгә? 

Вәгъдә (икенче вариант)

Сине очратканчы мәхәббәтем,
Нәрсә икәнлеген белмәдем.
Язмышымнан аны көтмәгәндә,
Кинәт табуымны мин теләдем.