Икеү бергә бит әле

Чал чәчләрен сыйпап уфтанып.
Куйчы, бәгърем, үрсәләнмә, яме,
Яннарыңда мин бар бит әле.

Кара болыт күгеңне капласа,
Күзләреңә яшьләр эркелсә,
Куйчы, бәгърем, үрсәләнмә, яме,
Яннарыңда мин бар бит әле.

Ачы җилләр исеп бураннарда,
Юлларыңнан әгәр адашсаң,
Куйчы, бәгърем, үрсәләнмә, яме,
Икеү бергә, бергә бит әле.

Оставьте комментарий