Бишек җыры (бишенче вариант)
Әлли-бәлли, ак бәби,
Ак бишектә ят, бәби.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием.
Әлли-бәлли, ак бәби,
Ак бишектә ят, бәби.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием.
Юксынам да сезне, чыгам кырларга,
Кырларда тирбәлә язгы томаннар.
Томаннар да никтер моңлы сыманнар…
Зарыктым күрергә сезне, туганнар.
Күңелләрне күтәрергә
Янда якын дуслар бар.
Авыр чакта дуслар сирәк,
Кирәк була туганнар.
Сайрый бер кош моңсу йөрәккә,
Чайкала дус оя, тирәктә.
Чит җирләргә таралдык туганнар
Араларда кырлар, ураманнар.
“Өйлән, өйлән” — дидең, әнкәй,
“Килен” дә “Килен” дидең.
Картлык көнеңдә киленсез
Һич мөмкин түгел, дидең.
Тормыш тәме, яшәү яме —
Туганнарың янында.
Авырлык та берни түгел,
Алар янда чагында.
Әй, сабыем минем, күз нурым,
Син сүрелмәс өмет йолдызым.
Матур, диләр дә бит дөньяны,
Син булмасаң, аның ни яме.
Әй, сабыем минем, күз нурым.
Син бит, әни, бар кайгымны
Бүлешә ала идең.
Уңалмаслык яраларга
Син дәва таба идең.
Кыр казлары китте
Диңгез буйларына,
Кыр казлары китте тезелеп,
Син дә бәгърем, киттең,
Бик ямансу иттең,
Мин озатып калдым өзелеп.
Җыйнап сугыш серен,
Мәңгелек ут сөйли,
Сүзсез сөйли тарих ялкыны:
Исән калды микән,
Дөрләп янды микән
Сугышларда баткан таң кызы?