Әни (икенче вариант)

Син бит, әни, бар кайгымны
Бүлешә ала идең.
Уңалмаслык яраларга
Син дәва таба идең.

Әнием, әникәем…
Дөньяда бер генә син…
Язлар сыман ягымлы да
Көз кебек серле дә син.

Йөзләрең гел якты синең,
Гел әзер табыннарың.
Гомернең иң татлы чагы
Әниләр янындадыр.

Мин дә сиңа тиң булырлык
Бала булалсам иде.
Моңсуланган чакларыңда
Дәва булалсам иде.

Оставьте комментарий