Яратам мин сине өзелеп

Ак чәчкәгә сине тиңлимен,
Болоннарны буйлап эзлимен.
Сөю серләремне сөйлимен,
Синсез яшәү ямен күрмимен.

Яратам мин сине өзелеп,
Ак чәчкәләрне бирәм өзеп.
Күз яшьләрең берүк таммасын.
Мин яратам сине, аппагым.

Җанем минем, җаным-җанкаем,
Язмышымны сиңа бәйлимен.
Эй, Ходаем, мең-мең рәхмәтем
Биргән өчен олы бәхетен.

Яратам мин сине өзелеп,
Ак чәчкәләрне бирәм өзеп.
Күз яшьләрең берүк таммасын.
Мин яратам сине, аппагым.

Кабат тусамда бу дөньяга,
Сиңә бәйләр идем язмышны.
Күпме эзләсәм дә — табалмам
Синең кебек тогры аккошны.

Яратам мин сине өзелеп,
Ак чәчкәләрне бирәм өзеп.
Күз яшьләрең берүк таммасын.
Мин яратам сине, аппагым.

Оставьте комментарий