Яшь наратлар (беренче вариант)

«Яшь наратлар» көен җырлап киттең
Көмеш кыңгыраулы пар атта.
Озатып кайтам сине, карый-карый
Бөдрәләнеп үскән наратка.

Басылмады йөрәк ярсулары,
Басылса да юллар тузаны.
Синең җырың шунда калган кебек,
Яшь наратка карап узамын.

Әле дә булса минем йөрәгемдә
Көмеш кыңгыраулар чыңлыйлар.
Урман буендагы яшь наратлар
Син калдырган көйне җырлыйлар.

Оставьте комментарий