Черуки

Каурый-каурый канат кош булсам да,
Мин сандугач-былбыл түгелмен.
Былбыл тавышы кебек тавышым да юк,
Ә шулай да җырлый күңелем.

Яшь күңел

Син яшь, диләр, һәрвакыт яшь күңелле, диләр,
Көннән-көн яшәрәсең, дип, миннән көнлиләр;
Яшәрәм, дусларым, чөнки гүзәл яшьлеккә гашыйк мин,
Шуңа күрә картаерга бер дә ашыкмыйм.

Туган көн вальсы (икенче вариант)

Котлап сине туган көнеңдә
Алтын кояш сибә нурларын.
Кояш балкыган язгы иртәдәй,
Якты булсын, якты булсын
Тормыш юлларың.

Тыныч булсын таңнар!

Дуслык билгеседер: җирдә ярсып,
Иделләргә кушыла дәрьялар.
Дуслык кадрен белеп яшәгәндә,
Нинди иркен, киң бу дөньялар!

Сәяхәтче җыры

Таныш түгел юллар буйлап
Мин озак йөрдем.
Туган ягым күренерме дип,
Тауларга мендем.
И гүзәл туган ягым,
И ямьле туган ягым,
Тау башында бакча булып,
Төшемә кердең.

Сагынырмын сезне, дусларым

Мине вакыт тагы ашыктыра,
Заман җиккән ярсу атларын.
Язмыш мине, кайда ташласа да,
Сагынырмын сезне, дусларым.