Үпкәләмә (беренче вариант)

Гафу итче, тагын үпкәләттем,
Хәзер үзем шуңа үкенәм.
Ник җибәрдем сине яннарымнан,
Кичер мине, кичер, үтенәм.

Яшьлек дусларым (икенче вариант)

Яшьлек дусларым, хыял кошларым,
Сез кайда икән, кайда, дусларым?
Хәбәрләр көтәм, уйлыйм кич-иртән,
Хәтер йомгагын сүтәм дә сүтәм.

Яшьлек дусларыма

Сөенечләрем, көенечләрем дә бар,
Тормышым да тулы, мул сыман,
Тик шулай да
Яшьлек дуслар белән
Уртак көенечләрне,
Уртак сөенечләрне юксынам.

Яшьлек хәтирәңдә калырмын

Йөрсәң Идел буйлап,
Бергә чакны уйлап,
Сагынып үткәннәрнең барсын да.
Мин, әверелеп ярсу дулкынга,
Килеп баш иярмен каршыңда.