Яз шатлыгы (икенче вариант)

Яз кояшы балкый күктә,
Нурлар сибеп дөньяга.
Яшәрә бөтен тирә-як,
Бар табигать уяна.

Яз, яз, яз килә,
Яз шатлыгы бар җирдә.
Һәр тарафта кошлар җыры,
Бәхет керсен һәр өйгә.

Яз шатлыгы һәр күңелдә,
Куаныша бар җиһан.
Чәчкә-гөлләр яз шатлыгын
Гүя үзенә җыйган.

Яз, яз, яз килә,
Яз шатлыгы бар җирдә.
Һәр тарафта кошлар җыры,
Бәхет керсен һәр өйгә.

Яз килүен сагынып көтә,
Шатланыша балалар.
Һәр кеше бәхетле булсын,
Имин булсын дөньялар.

Яз, яз, яз килә,
Яз шатлыгы бар җирдә.
Һәр тарафта кошлар җыры,
Бәхет керсен һәр өйгә.

Оставьте комментарий