Очам синең яннарыңа

Күзләрең карасы
Бигрәк сагындырды.
Очкыннары йөрәктә уттай яна.
Җилләрнең җитезен
Җигеп җилкәннәремә,
Очам синең яныңа, яныңа.

Җил дә, буран да димим,
Бернәрсә дә тотмый юлларымда.
Йөрәк сөюгә тулган.
Очам синең, синең яннарыңа.

Мин сине, җанашым,
Елмаеп каршылармын.
Ягымлы карашларың иркәләр.
Яраткан йөрәкләр,
Һичшиксез, кавышалар.
Мәхәббәттә юк бит ул киртәләр.

Җил дә, буран да димим,
Бернәрсә дә тотмый юлларымда.
Йөрәк сөюгә тулган.
Очам синең, синең яннарыңа.

Һәр яраткан пар да
Аерым булган чакларда
Безнең кебек саный микән минутларны.
Сагыну моңына,
Түзеп ничек булса да,
Берүк, көтеп алыгыз ярларны.

Җил дә, буран да димим,
Бернәрсә дә тотмый юлларымда.
Йөрәк сөюгә тулган.
Очам синең, синең яннарыңа.

Оставьте комментарий