Ялгышлар була, юллар гел борма,
Тигез акмый һәрчакта елга.
Сукмактан узам, юлларда тузан,
Сыкрап елый йөрәк шул заман.
Түзмичә булмый, кемнәр сыналмый,
Сынауларсыз бу тормыш бармый.
Һәр көннең тәмен, дөньяның ямен
Аңлап ныграк әле яшимен.
Ерак аралар, һәрбер яралар
Төзәлмәс бит, яшәр гел алар.
Күзләрдән китми, сүзләрем җитми,
Йөрәккәем нишләргә белми.
Түзмичә булмый, кемнәр сыналмый,
Сынауларсыз бу тормыш бармый.
Һәр көннең тәмен, дөньяның ямен
Аңлап ныграк әле яшимен.
Сукмаклар буйлап, урамнар урап,
Узып барам яшьлекне уйлап.
Урамнар тып-тын, йөрәгем купкын,
Елгаларда уйныйдыр дулкын.
Түзмичә булмый, кемнәр сыналмый,
Сынауларсыз бу тормыш бармый.
Һәр көннең тәмен, дөньяның ямен
Аңлап ныграк әле яшимен.