Шомырт бәйләме

Сагынып көтәм язлар кайтканын,
Шомырт чәчәкләре атканын.
Күңелемдә шомырт исләре —
Яшьлегемнең кайнар хисләре.

Шиңмәсен сөю гөлләре

Көз җитсәдә яз ямьләрен саклый,
Түземле шул көзге чәчкәләр.
Алар бераз моңсу бусалар да,
Һаман әле нурлар чәчәләр.

Шаулый урман (беренче вариант)

Урман юлы буйлап туган якка,
Кайтып киләм таңнар аткан чакта.
Юлга ауган каен. Кемнәр кискән,
Нинди давыл, нинди җилләр искән?

Чәнечкеле гөлем

Чәнечкеле гөлем
Чәчәк ата төнен,
Тәүлек кенә аның гомере.
Күзен күккә төбәп,
Шатлык моңын көйләп,
Сүнә чәчәк, сүнә тилмереп.

Чияләр

Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп,
Бакчада үсәләр чияләр.
«Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!» — дияләр.