Ямьле Агыйдел буйлары (беренче вариант)

Агыйделкәйләрнең аръягында
Кына гөлләр үскән бер төптә.

Ямьле Агыйдел буйлары ла
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.

Сагынасыңмы диеп ник сорыйсың?
Исләремнән чыкмый бөртек тә.

Ямьле Агыйдел буйлары ла
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.

Агыйделкәйләрнең аръягында
Керәшкәдән* кибән кем куйган?

Ямьле Агыйдел буйлары ла
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.

Сагынасыңмы диеп ник сорыйсың?
Туган-үскән илдән кем туйган.

Ямьле Агыйдел буйлары ла
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.

——
* Керәшкә — үлән төре.

Оставьте комментарий