Әй, ямьле дә Сөн буйлары,
Матур аның таулары.
Тау өстендә шаулап үскән
Каен, нарат урманы,
Каен, нарат урманы.
Ямьле елга Сөн генә,
Уйларымда син генә.
Күңелле соң җырлый-җырлый
Кырларга барулары.
Сөйгән ярдай җанга якын
Сөн буе авыллары,
Сөн буе авыллары.
Ямьле дә соң Сөн буе,
Уйлыйм сине көн буе.
Егетләрең — булган егет,
Батыр синең ирләрең.
Кызларың кайнар йөрәкле,
Уңган да киленнәрең,
Уңган да киленнәрең.
Сөн буйлары бик ямьле,
Бүген кичкә кил, яме!