Пар алма
Алларыма килеп тезләндең син,
Кулларында иде пар алма.
Төшләремә кереп һәркөн шулай
Таң атуга китеп югалма.
Алларыма килеп тезләндең син,
Кулларында иде пар алма.
Төшләремә кереп һәркөн шулай
Таң атуга китеп югалма.
Cанап калдым, парлап-парлап,
Парсызлыкның хәлен аңлап.
Берсе калды, кыйгак-кыйгак,
Йөрәк әрни аны уйлап.
Үтте еллар, үтте,
Акты сулар, акты,
Ямьле булды тормыш көннәре.
Безнең йөрәкләрдә, безнең күңелләрдә
Сулмадылар сөю гөлләре.
Парлап гомер итә алмадык
Язмышыма шулай язгандыр.
Язмышлар шундый булганга
Балдагым да ялгыз калгандыр.
Рәзинәкәй, алсу йөзләреңне
Төшләремдә күреп уянам.
Синең кара күзләреңне,
Сөям дигән назлы сүзләреңне,
Ал яулыгың күреп моңланам.
Ул чакта өр-яңа матур
Күлмәгем кигән идем.
Сабантуйда авылыгызга
Кунакка килгән идем.
Сикердем читәннәрен лә,
Йөгердем, җитәлмәдем;
Ни булды икән телләремә —
Сау бул, дип әйтәлмәдем.
Урманнарда йөргәнем дә
Адаштым юлларымны да.
Күңелем йомшап елармын дип
Бирмәдем кулларымны.
Олы юлның тузанын
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомеремнең узганын.
Син оныткан булсаң әгәр мине,
Назлы җилләр хәбәр китерер.
Чәчләреңнән сыйпап иркәләр дә,
Кулларымны исеңә төшерер…