Күңелләрең кемдә икән
Белсәң иде, Гүзәлем?
«Син минеке» — дисәң әгәр
Айлар, еллар көтәрмен.
Ай, Гүзәлем, Гүзәлем,
Өзелә бит үзәгем.
«Сөям сине» — дип әйтмәсәң,
Ничек итеп түзәрмен?
Синнән якын күңелемә
Беркемне дә күрмәдем.
Кайларда гына булсам да
Сине эзли күзләрем.
Ай, Гүзәлем, Гүзәлем,
Өзелә бит үзәгем.
«Сөям сине» — дип әйтмәсәң,
Ничек итеп түзәрмен?
Гел үзенә тартып тора
Серле, зәңгәр күзләрең.
«Яратам!» — дип әйтерсеңме,
Көтәм синең сүзләрең?
Ай, Гүзәлем, Гүзәлем,
Өзелә бит үзәгем.
«Сөям сине» — дип әйтмәсәң,
Ничек итеп түзәрмен?