Белегез шуны

Иртә таңнарда карыйм талларга,
Өзә үзәкне кошларның моңы.
Аерылсам сездән, якын дусларым,
Саргаер идем — белегез шуны.

Без кабызган утлар

Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә;
Без кабызган утлар якты янар,
Якты янар хезмәт илендә.

Балачак чишмәсе

Челтер-челтер, челтер-челтер
Болында
Челтерәп,
Чишмә ага, балачак
Турында
Җыр җырлап.
Җәйге көндә иелеп сулар
Эчкәндә
Без бергә,
Күрә идек икебезне
Рәсемдә
Чишмәдә.
Чишмә күзе бик тирәннән
Ургыла,
Тын гына
Әйткән кебек:
«Ул гына юк
Яныңда,
Ул гына».
Чишмә күзе кебек иде
Күзләрең,
Аппагым;
Гомеремнең көзләрендә
Эзләдем,
Тапмадым.
Челтер-челтер акты-китте
Тиз генә
Балачак…
Их, тагын бер болындагы
Көзгегә
Карасак…
Күпме сулар акмаган ла,
Саф җилләр
Исмәгән;
Күзләреңнең чагылышын
Эзлимен
Чишмәдән.
Көзге
Җилләр, сискәндереп,
Исмәгез
Челтер-челтер челтерәми
Чишмәбез, —
Саеккан.
Эзләребез табылмаслар:
Аңладым
Үзем дә…
Көзге җилләр кагылмаслар
Җандагы
Рәсмеңә.

Аргамагым сиңа алып килде

Атла әле, ашык, аргамагым:
Җитәсем лә килә, күрәсем.
Башын игән, сүрән генә атлый,
Ул нәрсәдер сизә, күрәсең…

Аппакай-алмакай (беренче вариант)

Җилбер-җилбер җил искәндә, җил искәндә,
Дулкын уйный күлләрдә, күлләрдә.
Аппакай-алмакай,
Дулкын уйный күлләрдә, күлләрдә,
Дулкын уйный күлләрдә, күлләрдә.
Иркәмә сәлам җиткер, дип, җиткер, дип
Үзем куштым җилләргә, җилләргә.
Аппакай-алмакай,
Үзем куштым җилләргә, җилләргә,
Үзем куштым җилләргә, җилләргә.
Җилфер-җилфер җил искәндә
Бөркән зәңгәр шәлеңне, шәлеңне,
Аппакай-алмакай,
Бөркән зәңгәр шәлеңне, шәлеңне,
Бөркән зәңгәр шәлеңне, шәлеңне.
Таң алдында искән җилгә
Әйтеп җибәр хәлеңне, хәлеңне,
Аппакай-алмакай,
Әйтеп җибәр хәлеңне, хәлеңне,
Әйтеп җибәр хәлеңне, хәлеңне.