Әй, бабай!

Алма бакчасына төштем…
Егет булганга күрә.
Күрше абый йоклап ята,
Матур төш күрә-күрә.
Бакчаларга төшкән идем,
Алмалар өзәм диеп.
Пешкән алмалардай матур
Гүзәл кыз торган көтеп.

Әле дә дуслар бар әле

Минем йөргән юлларымда
Бурап яуган кар әле.
Кар өстендә учак ягып
Көтәр дуслар бар әле.
Колач җәеп каршыларга
Җан дусларым бар әле.

Өмет (беренче вариант)

Кайгы-сагыш басса, син кайгырма,
Өметеңне өзмә — син яшә!
Чәчәкләргә төренеп язлар килер,
Язлар безгә бәхет өләшә.

Өмә җыры

Җырлый-җырлый, гөрли-гөрли
Өмәләрдә күңел ачабыз;

Ай-һай, дусларым,
Дусларым, дус-ишләрем.
Аңламыйсыз йөрәгемнең
Нигә ярсып типкәнен;
Аңламыйсыз күңелем тәрәзәсен
Кемнең килеп чирткәнен.