Каридел (икенче вариант)

Болын-кырлар аша килдек,
Елга-урманнарны кистек,
Гүзәл-сихри табигатькә
Без сокланып, без куанып.
Кара урман арасында,
Урынлашкан Кариделем
Дулкыннарын ярга бәрә
Көчле елгабыз Каридел.

Карамалы-Гобәй, сагындым сине, авылым

Каеннарың, чишмәләрең, елгаларың,
Күлләрең синең, авылым, иң гүзәле.
Мине һәрчак тартып тора авылымның кырлары,
Кырлары, сагынмыйча ничек түзәрмен?

Калыр идем…

Зәңгәр диңгезкәем, җитезкәем,
Нигә шулай ярсып чабасың?
Ярсуларың хәзер миңа күчте
Белсәң икән бераз чамасын?!