Карамалы-Гобәй, сагындым сине, авылым

Каеннарың, чишмәләрең, елгаларың,
Күлләрең синең, авылым, иң гүзәле.
Мине һәрчак тартып тора авылымның кырлары,
Кырлары, сагынмыйча ничек түзәрмен?

Сәлам юллыйм сиңа, туып-үскән авылым,
Карамалы-Гобәй, сагындым сине, авылым.
Сәлам юллыйм сиңа, туып-үскән авылым,
Карамалы-Гобәй, сагындым сине, авылым.

Бер күрүдән гашыйк итәр
Авылымның кызлары. Кызлары, эх, чибәрләр.
Кара күзләр арасыннан сөйкемлелек сибәләр
Кызлары, йөзләренә чыккан назлары.

Сәлам юллыйм сиңа, туып-үскән авылым,
Карамалы-Гобәй, сагындым сине, авылым.
Сәлам юллыйм сиңа, туып-үскән авылым,
Карамалы-Гобәй, сагындым сине, авылым.

Оставьте комментарий