Ул да сөядер кебек (Юраш авылы)

Гомеремнең чишмәсе син,
Туган авылым Юрашым.
Юраш гүзәле гомергә
Булыр кебек юлдашым.

Бер гүзәлең, Юраш,
Булырмы икән юлдаш?

Тормышымны пар итәр дә,
Гөлгә урашыр кебек.
Учымны учына алып
Бәхет юрашыр кебек.

Бер гүзәлең, Юраш,
Булырмы икән юлдаш?

Йөзләре ал, сүзләре бал,
Йөрәге уттыр кебек.
Аңа тиң сылу дөньяда
Беркайда юктыр, кебек.

Бер гүзәлең, Юраш,
Булырмы икән юлдаш?

Ул да янып, ялкынланып
Мине сөядер кебек.
Туры китереп, бер кичне
Серен сөйләрдер кебек.

Бер гүзәлең, Юраш,
Булырмы икән юлдаш?

Гөлләр бөре җибәрәләр
Гөлҗимеш бирер өчең.
Юраш урамнарын урыйм
Гел аны күрер өчен.

Бер гүзәлең, Юраш,
Булырмы икән юлдаш?

Оставьте комментарий