Миякә һәм Дим кавышкан
Безнең авыл каршында.
Җир чикләрендә булсам да
Шунда күңелем ашыга.
Миякәтамак — изге җир,
Син газиз минем өчен,
Туган авыл — тугай бишек,
Һич бетмәс тарту көчең.
Аргы якны, бирге якны
Миякә тоташтыра.
Гыйшык утларында янсаң,
Күпере кавыштыра.
Миякәтамак — изге җир,
Син газиз минем өчен,
Туган авыл — тугай бишек,
Һич бетмәс тарту көчең.
Туган йортым нигезендә
Ташкискән тавы ташы.
Кайнар ашыңны сагындым,
Чыгып ал, әнкәй, каршы.
Миякәтамак — изге җир,
Син газиз минем өчен,
Туган авыл — тугай бишек,
Һич бетмәс тарту көчең.