Әниләр бит яз кебек!

Үзе кайнар, үзе якты.
Әниләрнең карашы да
Нурлы итә тирә-якны.

Бөреләрне тирбәлдерер
Җылы, йомшак җиләр исә.
Әниләрнең назлы сүзе
Бәхетле һәм көчле итә.

Карны тишеп, чәчәк чыга,
Гөрләтеп тора алсу таңнар.
Әниләр бәйрәме белән
Башланалар зәнгәр язлар.

Яз бәйрәмен куанышып
Каршылайбыз, җырлап-биеп.
Әниләр бит үзләре дә
Мәңге көләч язлар кебек.

Оставьте комментарий