Уразай

Үзәннәрнең яме синдә,
Бөтен зәңгәрлек синдә.
Нәрсә турында сөйлисең
Агыйдел белән Сөнгә?

Уразай, Уразай,
Ятсам төшләремә керә
Синдә булып узган җәй.

Карыйсың ярлардан ерак,
Борынгы агым суга.
Сокланам синең бүгенге
Бәхетле язмышыңа.

Уразай, Уразай,
Ятсам төшләремә керә
Синдә булып узган жәй.

Оставьте комментарий