Сары кашкарыйлар

Өзгәләнеп көттем кабат күрешүне,
Килдең менә бүген яңадан.
Бүләк итеп биргән сары чәчәкләрең
Аерылуга диеп юрадым.

Кулларыңда сары, сары кашкарыйлар,
Ә мин көткән идем акларын.
Минем дә бит бүген, сары гөлләр кебек,
Сагышлардан сулган чакларым.

Нишләтергә белмим биргән чәчәкләрең,
Йөзләремә яуды сарысы.
Нинди генә дәва табыйм йөрәгемә,
Сулык-сулык килә ярасы.

Кулларыңда сары, сары кашкарыйлар,
Ә мин көткән идем акларын.
Минем дә бит бүген, сары гөлләр кебек,
Сагышлардан сулган чакларым.

Өй түремә үзем кашкарыйлар чәчтем,
Кайнарлыгын кушып хисемнең.
Хак сөюем булып, ап-ак чәчәк атсын
Гөлләр белән язган исемең.

Кулларыңда сары, сары кашкарыйлар,
Ә мин көткән идем акларын.
Минем дә бит бүген, сары гөлләр кебек,
Сагышлардан сулган чакларым.

Оставьте комментарий