Күк чәчәк
Синең күзләрең төсле, дип,
Күк чәчәк биргән идең.
Күл буйларын яңгыратып,
Елмаеп көлгән идең.
Синең күзләрең төсле, дип,
Күк чәчәк биргән идең.
Күл буйларын яңгыратып,
Елмаеп көлгән идең.
Тормыш юлын бергә үтәр өчен,
Мәңгелек яр, юлдаш, пар кирәк.
Ялгызлыкка түзми әрнеп яна,
Ялгыз яна яралы йөрәк.
Акты ярсып кар сулары,
Карап тордым акканын.
Кабат атты ак чәчәкләр,
Тик син генә кайтмадың.
Җаным тулы сагыш,
Кагылмагыз ялгыш,
Яшем тора атылып чыгарга.
Сорамагыз, нигә
Йөрәк әрни, көя.
Ничек кенә, ничек чыдарга?
Колышчыдан күчеп килгән
Нариман кешеләре.
Җиң сызганып авыл салган
Баһадир егетләре.
Ходай биргән шушы җирдә
Безгә гомер итәсе.
Бар монда Камчат урманы,
Александр чишмәсе.
Әнкәемнең чулпы тавышлары,
Әткәемнең чалгы янавы
Колакларда, йөрәкләрдә чыңлый,
Онытып булмый, булмый аларны.
Зәй сулары ага салмак кына,
Текә түгел аның ярлары.
Ярларында үсә шомырткайлар,
Гүя аның йөзек кашлары.
Иделе киң, диңгезгә тиң,
Ямьле безнең туган ягыбыз.
Башка бер ил кирәк түгел,
Шунда үтсен тормыш юлыбыз.
Чал тарихта, бормаланып-бормаланып,
Гасырлардан килгән юллар бар.
Җимерелгән, янган, диләр…
Дөрес түгел!
Йөрәкләрдә безнең Болгар бар!
Авыр чакта сыгылмаска
Авыл безне өйрәтте.
Ай шикелле ялтыраттык,
Күгәртмәдек көрәкне.