Кабатланмас яшьлек

Әллә инде яшьлек кабатланмас,
Кире кайтмас гүзәл чор микән?
Искә төшкән саен, бәгырьләрне,
Үзәкләрне өзәр җыр микән?

Туй атлары узганда

Яз яшәртә икән күңелләрне,
Яшьләр белән тула күл буе.
Йөрәкләрне йөрәкләргә бәйләп
Шаулар икән тагы кем туе.

Соңгы җыр

Күтәрелде аккош зәңгәр күлдән,
Күтәрелде кабат төшмәскә.
Давылларга каршы очасы бар,
Төнбоеклар гаеп итмәсләр.

Соң инде (беренче вариант)

Кошлар моңын тыңлыйм, сахраларда
Ак чәчәкләр өздем үрелеп.
Сиңа әйтер сүзем күп калды бит,
Чәчәк арасына төрелеп.

Син генә (икенче вариант)

Әгәр мөмкин булса, синең белән
Аерылмас идем бер көнгә.
Яннарымда гына тотар идем, иркәм,
Бирмәс идем бүтән беркемгә.