Мин — ак җилкән

Һич шикләнмә, чакыр ерак ярларга!
Пар канатлы күңел канат кага.
Зәңгәр диңгез арабызда ятканга,
Мин — ак җилкән, ак дулкыннар ярам.

Саф мәхәббәт уңа,
Мин кошларга моңдаш.
Нур уйната кояш
Күңелем күгемдә.

Син — аккошым, ак бәхетем, беләм мин,
Мин — ак җилкән, ак бәхеткә җиләм.
Җил-дауыллар булсын иркәм, — түзәм мин,
Саф мәхәббәт дулкынында йөзәм.

Саф мәхәббәт уңа,
Мин кошларга моңдаш.
Нур уйната кояш
Күңелем күгемдә.

Оставьте комментарий