«Яратам!» — дип җырласам…

Карыймын да тулган айга,
Сагышымнан ул саргая:
«Яртмый шул, яратмый!» — дип моңлансаң.

Көзге гөлләр чәчәк ата,
Кошлар кала туган якта:
«Яратам! — дип, — яратам!» — дип җырласам.
«Яратам! — дип, — яратам! — дип, — яратам!» — дип җырласам.

Сайрамаслар сандугачлар,
Чәчәк атмас алмагачлар,
Сине сөеп: «Яратам!» — дип янмасам.

Көзге гөлләр чәчәк ата,
Кошлар кала туган якта:
«Яратам! — дип, — яратам!» — дип җырласам.
«Яратам! — дип, — яратам! — дип, — яратам!» — дип җырласам.

Булмас бүтән җылы язлар,
Акмас иркәм ташкын сулар,
«Саф мәхәббәт җирдә юк» — дип җырласам.

Көзге гөлләр чәчәк ата,
Кошлар кала туган якта:
«Яратам! — дип, — яратам!» — дип җырласам.
«Яратам! — дип, — яратам! — дип, — яратам!» — дип җырласам.

Оставьте комментарий