Яз килә (беренче вариант)

Әллә кыш бетеп бара, тәрәзне ачып кара,
Кошлар сайраулары бүген моңлырак төсле.
Сыерчыклар кайтканнар, бердә карамаганнар,
Күрәсен сыерчыкларның сагышы көчле.

Яз, яз, яз килә, кояш та күктә көлә,
Назлы серләр, яңа көйләр алып китерә.
Кар әйдә эресен, бар йөрәккә моң керсен,
Язда кауышканнар мәңге, сөйсен бер-берсен.
Тусын балалар, бәхетле булсын алар,
Язда тусын, матур булсын кичтә ут-сулар.
Язда яратыр, тормышта булыр батыр,
Бәхетләр өләшеп күрде, бәхетле булыр.

Язлар җиткән күрәсең, бүтән төсле күзләрең,
Синең күзләреңне күрәм, янда ташкынын.
Әллә сөю сүзләрне, бүген сиңа әйтәсе,
Сөюләрем йөрәгемнән таша ашкынып.

Яз, яз, яз килә, кояш та күктә көлә,
Назлы серләр, яңа көйләр алып китерә.
Кар әйдә эресен, бар йөрәккә моң керсен,
Язда кауышканнар мәңге, сөйсен бер-берсен.
Тусын балалар, бәхетле булсын алар,
Язда тусын, матур булсын кичтә ут-сулар.
Язда яратыр, тормышта булыр батыр,
Бәхетләр өләшеп күрде, бәхетле булыр.

Оставьте комментарий